Гостевые книги MBook на облачном хостинге DigitalOcean

Сайтка кайтырга - Вернуться на сайт

 

Кунак кенәгәсе - Гостевая книга


Язма калдырырга - Добавить запись || Эзләү - Поиск || Кагыйдәләр - Правила

Барлыгы 89 хәбәр. 75-89 хәбәрләр күрсәтелгән. - Всего сообщений: 89. Показано 15 сообщений с 75 по 89
    [1] [2] [3] [4] [5] [6] >> битләр. - Страницы:     [1] [2] [3] [4] [5] [6] >>

Малика [16.12.2014 в 17:10]

Кубрэк татарча татар теленнэн хэм татар эдэбиятыннан онлайн тестлар булса иде! Сайтыгыз бик яхшы! Мина бик ошый! Рэхмэт Сезгэ! голливудская улыбка  хорошо  хорошо  хорошо  хорошо
Язма буенча фикер калдырырга-Комментировать

Гөлнара [16.06.2014 в 05:44]

Гөлназ! мин дә 1996 нчы елда чаллы пед.институтын тәмамладым.  Фил.фак.. тат.тел. һәм тат.әд. деканыбыз Наилә Хәниф кызы иде. Без бергә укыганбыз.  Кашапова Гөлнара Такдисовна
Язма буенча фикер калдырырга-Комментировать

Гөлкәй [14.04.2014 в 20:57]

Исәнме,Гөлназ!Миңа 10 нчы сыйныфка тәрбия планы җибәрмәссезме икән?
Язма буенча фикер калдырырга-Комментировать

Илнур [07.03.2012 в 19:42]

Гөлназ!
 
Сезне Яз бәйрәме белән тәбриклим. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, бәхет-шатлык теләп калам. Һәр туар таң Сезгә бетмәс-төкәнмәс сөенеч-куанычлар гына алып килсен!

Язма буенча фикер калдырырга-Комментировать

Эльвира [казан] [13.11.2011 в 13:38]

Мин сезнең эшегезгә зур соклану белән карыйм. Сездән Цитаталар алдым Бик зур рәхмәт
Язма буенча фикер калдырырга-Комментировать

Равилә [Пенза өлкәсе] [01.11.2011 в 12:29]

Исәнме, Гөлназ!"Белем җәүһәрләре" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә җиңүегез белән чын күңелдән котлыйм.Тырышлыгызга сокланам. Шәхсән Сезнең белән таныш булмасак та, һәрчак минем сорауларга җентекләп аңлатма бирүегез өчен зур рәхмәт.Шәхси сайт ачу буенча нәрсә киңәш итә аласыз?
Кунакларның фикере-Комментарии посетителей:
  • Гөлназ [04.11.2011 в 18:00]
    Интернет шундый тылсым көченә ия урын икән ул, Равилә. Бер дә таныш булмаган кешеләр арасынннан чын дуслар, таяныр ярдәмчеләр, киңәш сорарлык акыл ияләрен табарга була биредә. Әлеге сайт кысаларында аралашучы коллегаларым күбесе шундыйлар. Мин сезнең барыгызга да рәхмәтле!  
  • Гөлназ [06.11.2011 в 13:51]
    Сайт ачу буенча соравыгызны укыганнан соң, билгесез авторның әйткән сүзләре искә төште:  
    "Моның булуы мөмкин түгел!" - диде Сәбәп,
    "Бу акылсызлык!" - диде Тәҗрибә, уфылдап.
    "Моның бер файдасы да юк", - диде Горурлык,
    "Башта эшләп кара..." - диде Хыял, пышылдап.
    Эшләп карый башласагыз, киңәшләр бирә алам, үзем белгән кадәр,әлбәтттә. Иң беренче эш итеп, "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар конкурсының рәсми сайтындагы тәкъдимнәр белән танышып чыгарга киңәш итәм әлегә: http://konkurs.belem.ru/kinashlar

Язма буенча фикер калдырырга-Комментировать

Халидә [31.10.2011 в 10:34]

Гөлназ! Ихлас күңелдән күркәм эшеңнең югары бәя алуы белән котлыйм.Тагын да яңа уңышларга ирешүеңне теләп калам!!!
Кунакларның фикере-Комментарии посетителей:
  • Гөлназ [04.11.2011 в 17:55]
    Бик зур рәхмәт, Халидә апа! Сезнең җылы карашыгыз яңа эшләргә илһам өсти, дәрт уята, канат куя. Киләсе елда үзегезне дә әлеге конкурс финалында күрергә нансыйп булса иде.

Язма буенча фикер калдырырга-Комментировать

Булат [29.10.2011 в 16:01]

Гөлназ, чын күңелдән 2 җәүһәрле булуыгыз белән котлыйм! Сезнең тырышлыкка мин сокланам, гүзәл затларның болай да гаиләдә тавык чүпләп бетерә алмаслык көндәлек мәшәкатьләре булуын барыбыз да беләбез, әле укытырга да кирәк бит, әмма сез барысына да җитешәсез. Гаиләдә үрнәк әни, мәктәптә алдынгы укытучы, интернетта күпләр өчен көнләшерлек веб-оста булуыгыз хөрмәткә лаек. Сезгә киләчәктә дә җәүһәрләрне чүпләп барып, тулы бер коллекция җыюыгызны телим. Һәр җәүһәр -аерым бер проект икәнен исәпкә алсаң, моның никадәр хезмәт икәнен күз алдына китерү кыен түгел, ләкин бу сезнең өчен киртә була алмас. Тагын бер тапкыр Сезне җиңүегез белән котлыйм, сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, яхшы укучылар теләп калам!
Кунакларның фикере-Комментарии посетителей:
  • Гөлназ [04.11.2011 в 17:51]
    Котлауларыгыз, җылы эчтәлектәге теләкләрегез өчен рәхмәт, Булат. Әйе, башлаган проектлар җитәрлек, әмма башта яңа идеяләр дә туып тора, алар җитлеккәч, бәлки тагын да яңа проектлар туар, белеп булмый.  улыбка Булсалар да, мөгаен, укучыларым башкаруында булыр. Үзем белгәнне башкаларга өйрәтүдә күрәм киләчәктәге эшләремне.

Язма буенча фикер калдырырга-Комментировать

Илнур [21.10.2011 в 18:03]

"Белем җәүһәрләре" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең финалисты булуыгыз белән котлыйм.
Кунакларның фикере-Комментарии посетителей:
  • Гөлназ Җәлил [21.10.2011 в 18:07]
    Рәхмәт, Илнур. Сез һәрвакыттагыча игътибарлы.

Язма буенча фикер калдырырга-Комментировать

Динар [06.10.2011 в 08:07]
http://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/
БДИ ны күптелләштерү өчен тавыш җыю http://tmf.org.ru/bdinokuptillastirirga/
(рекламалар язуыгызны сорыйм)

Язма буенча фикер калдырырга-Комментировать

Әдилә [12.09.2011 в 18:30]

күп материалларыгызны куллануга алдым, рәхмәт.сезнең курчак театры да бар икән. бу эшне ничек башлап җибәрдегез.эш планыгыз белән бүлешмәссезме. алдан рәхмәт улыбка
Кунакларның фикере-Комментарии посетителей:
  • Гөлназ [12.09.2011 в 18:38]
    Курчак театрының бик күп еллык тарихы бар, Әдилә. Бүгенге көндә аның белән мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча урынбасары җитәкчелек итә. Сезнең теләкне аңа җиткерермен.

Язма буенча фикер калдырырга-Комментировать

алсу рашидовна [арча] [29.08.2011 в 10:29]

Гөлназ!  
Флёра Харрасова
"Мин сөйләргә өйрәнәм"
 
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның авазларын төзәтү буенча кулланма.
Казан: "Паритет" нәшрияты, 2008. - 48 бит.
 Түбәндәге китапны кйдан табып була. сез тагын татрча нинди китаплар кулланасыз!

Кунакларның фикере-Комментарии посетителей:
  • Гөлназ [29.08.2011 в 18:15]
    Алсу Рәшитовна, Сезгә хат белән җавап бирдем.

Язма буенча фикер калдырырга-Комментировать

Халида [17.08.2011 в 12:17]

  Гөлназ! Туган көнең белән!!!  
Гел шатлыкта, гел муллыкта
Үтсен синең көннәрең.
Август ае алмасыдай
Балкып торсын йөзләрең.

Язма буенча фикер калдырырга-Комментировать

Халида [15.08.2011 в 12:33]

Гөлназ! "Иң яхшы укытучы" бәйгесендә җиңүең белән чын күңелдән котлыйм! Уңышлар телим!!!
Кунакларның фикере-Комментарии посетителей:
  • Гөлназ [15.08.2011 в 13:33]
    Рәхмәт, Халидә апа! Үзегезгә дә уңышлар гына юлдаш булсын!

Язма буенча фикер калдырырга-Комментировать

Әхмәт бабай [Мухан] [21.06.2011 в 06:48]
http://jashlar.narod.ru
Исәнме, Гөлназ! Минем кулга Әнисә Гыйләҗетдинова язмалары килеп эләккән иде. Бүген "Мәйдан" журналыннан Бер хикәясен укыдым, фамилиясен Әнисә Мөбәрәкшина дип куйганнар. Белүемчә, Мөслимдә укыта. Әгәр ул ханымны белсәң, беркадәр мәгълүмат җибәрә алмассыңмы.
Язма буенча фикер калдырырга-Комментировать


    [1] [2] [3] [4] [5] [6] >> битләр. - Страницы:     [1] [2] [3] [4] [5] [6] >>

Яңа язма калдырырга - Добавить новое сообщение


Исемегез-Имя*:
Email:
URL:
Шәһәр-Город:
ICQ:
Cookies та сакламаска-
     Не сохранять в Cookies
Җавап турында email га хәбәр җибәрергә-
     Уведомить об ответе на email
email ны күрсәтмәскә-
     Не показывать email
Кенәгә хуҗасына шәхси хәбәр-
     Личное сообщение для владельца книги
Сезнең язмагыз-
     Сообщение
*:
10000
цитата тегларны ябарга -
     закрыть теги
барлык кодлар -
      все коды